news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексеевск районында җәйге резинаны алмаштырмау машина йөртүченең һәлак булуына китергән

Ул метеорологик шартларны исәпкә алмаган.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Бүген иртән Алексеевск – Биләр юлының 26 нчы чакрымында “Джили М-Гранд” автомобиле белән идарә иткән 1964 елгы ир, Биләр ягыннан килгәндә, юлда метеорологик шартларны исәпкә алмаган. Юеш кар яуганда зур тизлектә барган, каршы як юлга чыгып, юлдан түбән әйләнеп капланган. Һәлакәтне тикшергәндә шундый беренчел нәтиҗә чыгарылган. Бу хакта республика ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр алынды.

Транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, машина йөртүче шунда ук һәлак булган, 1968 елгы пассажир хатын имгәнеп, хастаханәгә озатылган.

Җиңел машина тәгәрмәчендә җәйге резина булган, автомобиль белән идарә итүдә шушы хәл проблема тудырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot