news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексеевск районында ятим балаларга яңа фатир ачкычлары тапшырылды

Яңа фатир алучылар өчен ике дүрт бүлмәле йорт төзелде.

Алексеевск районында ятим балаларга яңа фатир ачкычлары тапшырылды
«Заря»

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Алексеевскида яшәүче сигез кеше «Ятим балаларны торак белән тәэмин итү» программасы буенча төзелгән яңа йортлардан фатир алды.

Яңа фатир ачкычларын район башлыгы Сергей Демидов һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов тапшырды. Бу хакта «Заря» газетасы яза.

Яңа фатир алучылар өчен ике дүрт бүлмәле йорт төзелде. Бүлмәләр яшәү өчен әзер.

Яңа фатир алучылар бүген үк тәртип салырга һәм күченергә җыена.

«Сезнең күбегез яшь гаиләләр. Бу йортларда балаларның шат тавышы яңгырап торсын,  бәхет белән тулсын!» — дип теләде муниципалитет башлыгы.

Һәр фатир хуҗасына район хакимиятеннән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot