Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексеевск районында яшәүче иң зур гаиләгә азык-төлек җыелмасы тапшырылды
Рәмис белән Гөлсинә Нигъмәтуллинлар ун бала тәрбияли.
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов районның иң зур гаиләсенә бүләкләр һәм азык-төлек җыелмалары тапшырды. Бу хакта «Заря» газетасы яза.
Нигъмәтуллиннар гаиләсе Алексеевск районының Олы Тигәнәле авылында яши. Рәмис белән Гөлсинә Нигъмәтуллиннар 10 бала тәрбияли. Өлкән уллары армиядә хезмәт итә.
Күп балалы гаиләгә азык-төлек җыелмалары, канцелярия товарлары һәм уенчыклар тапшырылды.
«Сезнең гаилә — ул мәхәббәт һәм татулыкның уникаль үрнәге. Барыгызга да сәламәтлек һәм иминлек телим. Сезнең йортыгызда һәрвакыт иминлек һәм үзара аңлашу мохите хөкем сөрсен», — дип теләде Сергей Демидов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз