Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексеевск районында яшәүче 600 гаилә азык-төлек җыелмасы алды
Район башлыгы Сергей Демидов район үзәгендә яшәүче берничә гаиләгә азык-төлек җыелмасы тапшырды.
(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Алексеевск районында «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия хәрәкәтенең икенче этабы башланды. Хәйрия хәрәкәте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла. Бу хакта «Заря» газетасы яза.
Район башлыгы Сергей Демидов район үзәгендә яшәүче берничә гаиләгә азык-төлек җыелмасы тапшырды.
«Әлеге акция кысаларында берничә тапкыр ярдәм күрсәтеләчәк», — диде ул.
Җитәкче сүзләренчә, азык-төлек җыелмалары ярдәмгә мохтаҗ авыл кешеләренә якындагы айларда тагын ике тапкыр китереләчәк.
Бүгенге көндә Алексеевск районында яшәүче 600гә якын гаилә ярдәм алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз