news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексеевск районында, томан булу сәбәпле, балыкчы адашкан

Бу хәл Нократ елгасында Балахчино авылы тирәсендә булган.

Алексеевск районында, томан булу сәбәпле, балыкчы адашкан
архив/Рамиль Гали

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Алексеевск районында, томан булу сәбәпле, балыкчы адашкан. Бу хакта "Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

55 яшьлек ир-ат Балахчино авылы тирәсендә бозга кергән һәм мавыгып китеп, ярны күздән югалткан. Шул сәбәпле, балыкчы коткаручыларга мөрәҗәгать иткән.

Соңыннан балыкчы үзе ярга чыккан, аны полиция хезмәткәрләре каршы алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot