news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевск районында тәрбиягә алынган 9 яшьлек кыз үлгәннән соң, аның әнисе тоткарланган

Тикшерүчеләр фикеренчә, хатын үлгән кызның 10 яшьлек апасын даими рәвештә кыерсыткан.

(Казан, 15 август, “Татар-информ”). Алексеевск районында үлгән тәрбиягә алынган 9 яшьлек кызның әнисен хокук саклау органнары тоткарлаган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерүчеләр фикеренчә, 37 яшьлек Элла Григорьева үлгән кызның апасын - тәрбиягә алган 10 яшьлек кызын да якын итмичә, даими рәвештә кыйнап торган. Май аенда әни кеше баланың муенына пычак терәгән һәм анда берничә киселгән эз калган. Әлеге факт буенча “Балигъ булман баланы җәзалау” һәм “Балигъ булман баланы тәрбияләү буенча вазифаларны башкармау” маддәләре нигезендә җинаять эшләре кузгатылган.

Хәзер шикләнелүче хатынны тоткарлаганнар. Якын арада аны кулга алу буенча тикшерүчеләр судка мөрәҗәгать итәчәк.

  • Алдан ”Татар-информ” 4 августта Алексеевск районында бер авылда кыз бала мәете табылу турында хәбәр иткән иде. Тикшерүчеләр 39 яшьлек ата тәрбиягә алынган кызны аяклары белән тибеп кыйнаган һәм берничә көннән соң, бала башы җәрәхәтләнүдән үлгән, дип исәпли. Баланың опекунына “”Кече яшьтәге баланы үтерү” маддәсе буенча гаеп белдерелгән һәм сак астына алынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100