news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевск районында Советлар Союзы Героена мемориаль такта куелды

Хәрби комиссар Владимир Макаров һәм завод директоры Фәнис Бадталов аның өчен акча бүлеп биргән.

Алексеевск районында Советлар Союзы Героена мемориаль такта куелды
alekseyevsk.ru

(Алексеевск, 6 октябрь, "Татар-информ", "Таң", Алексей Вангаев). "Алексеевск сөт заводы" янында Советлар Союзы Герое Николай Васильевич Мамоновның тууына 100 ел тулу уңаеннан истәлекле митинг узды. Бу көнне анда сугышка киткәнче әлеге заводта эшләгән герой хөрмәтенә мемориаль такта куелды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Истәлекле тактаны урнаштыру буенча инициативаны Алексеевск районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы ветераннары тәкъдим итте.

"Николай Мамонов Эчке эшләр халык комиссариаты һәм чик буе гаскәрләренең Саратов мәктәбен тәмамлаган. Шуңа күрә хезмәт ветераннары белән бергә без хәтер тактасын аның йөз еллыгына куйсак, бу символик булыр дип уйладык", - дип сөйләде ветераннар советы рәисе Рәфис Шиһапов. 

Аны ясау өчен акчаны хәрби комиссар Владимир Макаров һәм завод директоры Фәнис Бадталов бүлеп биргән. 

Митингта геройның сугыш юлы һәм батырлыгы турында мәгариф бүлеге җитәкчесе Дамир Гыйләҗев, ветераннар советы рәисе Елена Макарихина сөйләде. Г.С.Боровиков исемендәге өченче мәктәп укучылары митингның иҗади программасын әзерләделәр, ул чәчәкләр салу белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100