Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексеевск районында меңнән артык башка исәпләнгән терлекчелек комплексы төзелә
Беренче чиратта 428 баш сыерга абзар, бозаулату бүлеге һәм сыер саву залы төзү тора.
(Алексеевск, 2 сентябрь, "Татар-информ", "Таң", Алексей Вангаев). Алексеевск районының "Родина" колхозында 1340 башка исәпләнгән терлекчелек комплексы төзелә башланды.Төзелеш эшләре Бутлеровкадан ерак түгел алып барыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Төзелеп килүче объектта район башлыгы Сергей Демидов катнашында киңәшмә узды. Колхоз рәисе Ильяс Әхмәтов һәм Киров өлкәсеннән килгән төзүчеләр район башлыгына әлеге комплексны төзү планнары турында сөйләде.
Беренче чиратта 428 баш сыерга абзар, бозаулату бүлеге һәм сыер саву залы төзү тора, анда 50 миллион сумлык җиһаз урнаштыру күздә тотыла. 40 башка исәпләнгән саву залында яңа типтагы "карусель" саву җайланмасы урнаштырылачак. Ул 2020 елның 1 сентябренә файдалануга тапшырылыр дип фаразлана. Бу комплекс колхозга сөт җитештерүне арттырырга ярдәм итәр дип уйлыйбыз, чөнки хуҗалык Юеш Көрнәле янында урнашкан ферманы да файдаланырга ниятли.
Хуҗалык җитәкчесе Ильяс Әхмәтов Сергей Демидовка, көзге һәм язгы юлсызлык төзелешкә комачауламасын өчен, юл төзүдә ярдәм итүен сорады. Район башлыгы бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз