news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевск районында комбайнда эшләгән кызлар Андрей Малахов тапшыруында катнашты

"Быел безнең хакта беренче булып “Татар-информ” язган иде", - ди комбайнчы ярдәмчесе Зилә Вәлиуллина.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Алексеевск районында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән кызлар - Зилә һәм Ләйлә Вәлиуллиналар- “Россия-1” телеканалында Андрей Малаховның “Прямой эфир” тапшыруында катнашты. Бу хакта Зилә Вәлиуллина "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, комбайнчы ярдәмчесе булган кызлар эшләгән хуҗалыкка "Татар-информ" хәбәрчеләре барган иде.  “Быел безнең хакта беренче булып “Татар-информ” язган иде”, - дип сөйләде комбайнчы ярдәмчесе Зилә Вәлиуллина. 

“Без апам Ләйлә белән Мәскәүгә - Андрей Малаховның “Прямой эфир” тапшыруына бару бәхетенә ирештек. Тапшыруның темасы “Наш ответ Американским санкциям – молодые фермеры” иде. Татарстаннан апам белән икәү генә идек. Тапшыру алдыннан безнең турында видеоязма эшләделәр. Аларның безнең хакта ничек белгәннәрен әйтә алмыйм. Безнең белән инде узган ел кызыксына башлаганнар иде, ә быел беренче булып “Татар-информ” язды”, - дип сөйләде Зилә.

Алексеевск районы “Алга” колхозында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән кызлар Ләйлә һәм Зилә Вәлиуллина катнашындагы эфирны бүген, 8 сентябрь көнне, 18:00 сәгатьтә “Россия 1” телеканалында карый аласыз.

Тапшыруга баргач, кызлар танылган дизайнер Сергей Зверев белән фотога да төшкән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100