news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексеевск районында комбайн янган

Гадәттән тыш хәл Сахаровка авылы янында, «Лебяжье» мегафермасында килеп чыккан.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Алексеевск районы Сахаровка авылы янында «Лебяжье» мегафермасында комбайнга ут капкан. Утка каршы 104 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре көрәшкән. Бу хакта «Татар-инфором» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

112 номеры аша Алексеевск районының бердәм коткару хезмәтенә хәбәр 14.41 сәгатьтә килеп ирешә. Янгын сүндерүчеләр чакырудан соң вакыйга урынына килеп җитеп, янгынны тулысы белән 27 минуттан соң сүндерә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot