news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексеевск районында Кама елгасында югалган балыкчыны эзлиләр

Узган җомгада ике ир-ат Саескан тавы тирәсенә балык тотарга киткән һәм югалган.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). Алексеевск районында Кама елгасында югалган балыкчыны коткаручылар вертолет белән эзли. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Узган җомгада иртәнге сигездә 52 һәм 32 яшьлек ике ир-ат резина көймәдә Камада балык тотарга киткән һәм югалган. 3нче зона коткару отряды хезмәткәрләре көндезге унбердә балыкчыларны Саескан тавы тирәсеннән эзли башлаган.

Кичә МИ-8 вертолеты һәм “Суперкам” беспилотнигы ярдәмендә эзләгәннәр. Көннең икенче яртысында су тулган көймә табыла. Анда бауга чорналган 52 яшьлек балыкчы мәете була. Беренчел мәгълүматлар буенча, балыкчы туңып үлгән.

Кичә кич караңгы төшү һәм дулкыннар көчле булу сәбәпле, эзләү туктатылган. Бүген эзләү эшләре дәвам итә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot