news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевск районында күпьеллык үләннәрне чабу эшләре бара

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы берләшмәләре чиста пар җирләрен эшкәртүне тулысынча төгәлләделәр.

(Алексеевск, 15 июль, "Татар-информ", "Таң", Алексей Вангаев). Алексеевск районында 10 июльгә 28 мең тоннадан артык сенаж һәм 6,5 тоннадан артык печән әзерләнде. Печән әзерләүдә "Родина" колхозы алда бара, биредә ул 1440 тонна хәстәрләнгән инде. Күпьеллык үләннәрне чабу эшләре бара, дип яза җирле басма.

Район хуҗалыклары терлек азыгы белән беррәттән үсемлекләрне саклау чараларын да үткәрәләр. Мәсәлән, 50 мең гектарга якын җир – чүп үләннәрдән, 17320 гектар –корткычлардан һәм 12 мең гектарга якын җир авырулардан эшкәртелде. 48 һәм 20 мең гектардан артык мәйдан яфрактан һәм тамырдан тукландырылды.

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы берләшмәләре чиста пар җирләрен эшкәртүне тулысынча төгәлләделәр.

Ә аграр көллият механизаторлары ак гәрчич сибүгә керештеләр. Фотода авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе агрономы Алексей Козин һәм аграр колледж механизаторы Александр Родионов пар җирләрен карыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100