news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексеевск районында ике кеше янып үлгән

Фаҗигадан соң, кисәүләрне аралаган вакытта, ут белән көрәшүчеләр ике кешенең мәетен тапкан

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Алексеевск районында ике кеше янып үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Урынга 105нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре юл барган.

Алар килгәндә ялкын телләре 180 квадрат метр мәйданны тулысынча камап алган булган. Кисәүләрне аралаган вакытта, ут белән көрәшүчеләр ике кешенең мәетен тапкан. Хәзер мәрхүмнәрнең шәхесләрен, шулай ук янгынның ни сәбәпле килеп чыгуын ачыклыйлар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot