news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевск районында иң яхшы стеллаларның эскиз проекты конкурсында җиңүчеләр ачыкланды

Җиңүчеләрне "Заря/Таң" район газеталары редакциясендә бүләкләделәр.

(Алексеевск, 27 апрель, "Татар-информ", "Таң"). Алексеевск районында иң яхшы стеллаларның эскиз проекты конкурсына йомгак ясадылар, алар район үзәгендә автотранспорт боҗра хәрәкәте урыннарында куелырга мөмкин. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Элегрәк "Заря/Таң" газеталарында игълан ителгән конкурска кече Ватаныбызны символлаштыручы монументларның бик күп кызыклы вариантлары килде. Әмма шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алексеевскилылар тәкъдим иткән күп кенә стеллаларда Алексеевск районының символы булган поши бар иде. Фонтаннар, чәчәк түтәлләре, аркалар - бик күп кызык идеяләр конкурста катнашучылар тарафыннан кәгазьдә сүрәтләнгән.

Нәтиҗәдә, инфраструктура үсеш бүлеге хезмәткәрләре, социаль өлкә вәкилләре, шулай ук район активы кергән конкурс комиссиясе әгъзалары берьюлы дүрт призерны сайлап алды. Алар - Закиров Наил, Борюшкина Валерия, Круглова Алена һәм Евгения Охонина. 

Җиңүчеләрне "Заря/Таң" район газеталары редакциясендә бүләкләделәр. Аларга район башлыгы Сергей Демидов исеменнән кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Шәмә мәктәбе укучысы Борюшкина Викторияне тантаналы төстә мәктәп линейкасында котладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100