news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексеевск районында дәрес вакытында бала үлгән - тикшерү эшләре бара

15 яшьлек үсмер бүген дәрес вакытында үлгән.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). Татарстанның Алексеевск районында мәктәп укучысының үлүе буенча Тикшерү комитеты тикшерү эшләрен башлады, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, тугызынчы сыйныф укучысы рус теле дәресе вакытында аңын югалткан һәм ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән. Нинди дә булса авыру белән чирләгәне якынча билгеле түгел.

Россия тикшерү комитеты Татарстан буенча идарәсенең Чистай районара тикшерү бүлегендә тикшерүгә кадәрге ачыклау эшләре башланган, әлеге нәтиҗәләр буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot