news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевск районында бушлай әйберләр бирү һәм кабул итү буенча хәйрия пункты эшли

Берәүләр икешәр капчык белән килә, икенчеләре өчәр белән китә, дип сурәтли акциягә ихтыяҗ зурлыгын аны оештыручы депутат.

 (Алексеевск, 24 декабрь, “Татар-информ”, “Заря”, Алексей Вангаев). Татарстанның Алексеевск районында элеккеге “Солнышко” кибетендә инде икенче атна бушлай әйберләр бирү һәм кабул итү буенча хәйрия пункты эшли. Хәйрия акциясе яңа ел алды атнасында да сишәмбедән җомгага кадәр, ягъни 30 декабрьгәчә көндез эшләячәк, диелә районның “Заря” газетасында.

Бу идеяне район халкы да хуплады. “Берәүләр икешәр капчык белән килә, икенчеләре өчәр белән китә, - дип сурәтли акциягә ихтыяҗ зурлыгын аны оештыручы Алексеевск шәһәре җирлеге депутаты Наталья Гордеева. – Бу идея гаиләдә туды. Без сөйләшеп утырганда кирәкмәс әйбәт әйберләрне мохтаҗлар файдасына кая да булса тапшырып булмавы турында сүз чыкты. Шуңа күрә Яңа ел алды хәйрия чарасы уздырырга булдык”.

Башта үзебезнекеләрне илтеп, газетада, социаль челтәрләрдә мәгълүмат урнаштырдык, танышларга сөйләдек, дип, җирле депутат көн дә иртәнге сәгать 9дан кичке 4кә кадәр кешеләр балалар киемнәре, свитерлар, джинса, пальтолар, кайры туннар, киез итекләр, җәйге аяк киемнәре китерүе, арада хәтта Яңа ел уенчыклары, татлы күчтәнәчләр, савыт-сабага кадәр булуы турында сөйли.

“Мохтаҗ кешеләрнең үзенә кирәкле әйбер табуы, аеруча балаларның яраклы пуховик яки чалбар кигәч шатлануы күңелгә зур сөенеч бирә”, - ди Наталья Гордеева һәм мохтаҗ кешеләрне шушы хәйрия чарасына чакыра.

Ни үкенеч, кеше мәрхәмәтеннән явызларча файдаланучылар да бар, дип, депутат ярдәмгә ихтыяҗ булмаганы күренеп торган кайбер кешеләрнең яхшырак әйбер сайлап йөрүе, чын мохтаҗлыктагыга эләксен өчен кайбер киемне алып торырга туры килүе турында сөйли һәм намуска өнди. Авыллардан Алексеевскига килүе кыен булганнарга җирлек башлыклары белән активрак хезмәттәшлек итәргә һәм алар белән бергә килергә тәкъдим итә ул: җирлек башлыгы район хакимиятендә киңәшмәдә булган арада кирәкле әйберне шушы хәйрия пунктыннан сайлап алырга була, диелә газетада.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100