news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексеевск районында бензовоз белән бәрелешкән һәлакәт видеосы барлыкка килде

Алексеевск күпере янынды зур тизлектә чит ил һәм йөк машинасы бәрелешкән.

(Казан, 5 август, “Татар-информ”). Татарстанда Алексеевск районында бензовоз белән чит ил машинасы бәрелешкән һәлакәттә бер кешенең гомере өзелгән. Бу хакта шаһитларның берсе социаль челтәрдә һәлакәт урыныннан видео урнаштырган.

Алексеевск күпере янында Казан юнәлешендә зур тизлектә чит ил һәм йөк машинасы бәрелешкән. Шаһит сүзләренчә, “Форд Фокус” чит ил машинасы каршы як хәрәкәт юлына чыгып, фура белән бәрелешкән.

Бәрелешү көчле булган. Бер кеше урында ук үлгән, тагын берсен авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot