news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевск районында балаларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү хезмәте ачылган

Бушлай психологик ярдәмгә балалар гына түгел, өлкәннәр дә мөрәҗәгать итә ала.

(Алексеевск, 29 гыйнвар, "Татар-информ", "Таң"). Татарстанның Алексеевск район үзәгендә психологик-педагогик хезмәт эшли башлаган. ППХ – район мәгариф бүлегенең структура бүлекчәсе Некрасов урамының 38 нче йортында (бистәнең беренче мәктәбе бинасы) ачкан, дип яза районның "Таң" газетасы. Аның составында – квалификацияле белгечләр: педагог-психологлар һәм логопед.

Яңа гына барлыкка килгән хезмәтнең җитәкчесе Ольга Бакараева сөйләгәнчә, ППХ эшчәнлегенең төп максаты – районның мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә һәм мәктәпләрендә эшләүче педагогларны, укучыларны һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны, шулай ук аларның ата-аналарын психологик-педагогик яктан агарту.

Бу укучыларның күчеш чорларында ияләшү процессында, “хәвеф” төркемендәге балигь булмаганнар эшләре буенча комиссияләрдә исәптә торучы балаларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү; психотроп матдәләр, спиртлы эчемлекләр куллануны, үз-үзләрен дөрес тотмау һәм үз-үзләренә кул салуны булдырмауга юнәлдерелгән эш; мәктәпне тәмамлаучыларга дәүләт имтиханнарына әзерләнгәндә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү; мәктәп укучыларының һөнәр сайлау кысаларында мәгълүмати эш алып бару һәм башкалар. Бушлай психологик ярдәмгә балалар гына түгел, ә өлкәннәр дә мөрәҗәгать итә ала, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100