news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевск районында ана яңа туган сабыйның ризыгына 2 ай буе спирт өстәгән: бала үлгән

Шул хәл буенча җинаять эше тикшерелә.

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанның Алексеевск районы Ялкын авылында торган 29 яшьлек Римма Черчесова быел 26 июльдә туган улын үтергән. Тикшерү комитеты аны шушы гамәлендә гаепләп, җинаять эше кузгаткан. Тикшерү версиясе буенча, хатын баласының ризыгына июльдән сентябрь ахырына кадәр спирт кушып биргән. Римма бу гамәлен, баланы тынычландыру өчен эшләдем, дип аңлаткан, диелә Алекесеевскиның “Заря” газетасында.

Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 26 сентябрьдә сабый этил спирты белән агуланудан үлгән, аның баш мие һәм үпкәләре шешенгән булган. Экспертиза нәтиҗәләре баланың канында алкогольнең 17 мл күләмендә 40 процентлы этил спирты эчкән кадәр булуын күрсәткән.

Хәзерге вакытта хатын-кыз кулга алынган. Җинаятьне тикшерү эше дәвам иттерелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100