news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексеевск районында 50 сайлау участогы ачылган

Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, сайлаучылар исемлегендә 20 меңгә якын кеше исәпләнә.

(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”). Алексеевск районында 50 сайлау участогы ачылган. Район кешеләре, ил халкы кебек үк, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлый, шулай ук 5нче бер мандатлы округ буенча Алексеевск шәһәр җирлеге Советы һәм 5нче бер мандатлы округ буенча Бутлеров авыл җирлеге Советы депутатларын өстәмә сайлауларда да катнаша.

Алексеевск районында барлыгы 50 сайлау участогы ачылган, аларның сигезе район үзәгендә урнашкан. Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, сайлаучылар исемлегендә 20 меңгә якын кеше исәпләнә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot