news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевск районында 18 фатирлы яңа йортка күченүчеләрне өй туе белән котладылар

Барлык фатирлар да ремонтланган һәм ике контурлы котеллар белән җиһазланган.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Алексеевск шәһәр тибындагы бистәнең Просторная урамында 47А номерлы 18 фатирлы яңа йорт файдалануга тапшырылды. Бу йортка күчүчеләр тантаналы төстә фатирларына урнаштылар. Бу турыда Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Социаль ипотека программасында катнашкан бюджет өлкәсе хезмәткәрләре өй туе үткәрә. Өч катлы бу йортта грант алган укытучы һәм бер күпбалалы гаилә дә яшәячәк.

Йорт ике подъезддан тора, фатирларның гомуми мәйданы 1 мең квадрат метр тәшкил итә. Барлык фатирларда да ремонт ясаганнар һәм ике контурлы котеллар белән җиһазлаганнар. Йортның инвесторы - Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды.

Район башлыгы Сергей Демидов белән Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды коммерцияле булмаган оешманың башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин яңа фатир хуҗаларына ачкычлар тапшырды.

Сергей Демидов җирле халыкны бәйрәм белән котлады һәм социаль ипотека яшь гаиләләргә генә түгел, ә бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, педагоглар, табибларга да ярдәм булып тора дип әйтте.

  • «Татар-информ» Баулыда яшь нефтьчеләр гаиләләренә дә фатир ачкычлары тапшырылу турында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100