news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевск районына Бөтенроссия бал фестиваленә җыелдылар

Конфеында фикер алыштылар.ренция кысаларында умартачылык тармагы проблемалары турында фикер алыштылар.

Алексеевск районына Бөтенроссия бал фестиваленә җыелдылар
alekseyevsk.ru/

(Казан, 24 август, “Татар-информ”, "Таң"). Алексеевск районында Бөтенроссия бал фестивале уза. Алексеевск районына үз продукциясе белән Ростов на Дону, Удмуртия, Самара һәм илнең башка шәһәрләреннән һәм төбәкләреннән умартачылар килгән иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Умартачыларның тематик конференциясе эшендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашты.

Делегация район башлыгы Сергей Демидов озатуында умартачыларның һөнәри җиһазлары күргәзмәсен карауда, шулай ук бал продукциясен татып карауда катнашты.

Конференция кысаларында умартачылык тармагы проблемалары (җитештерү чыгымнары, умарта кортларының үлүе), шулай ук әлеге юнәлешне үстерү стратегиясе турында фикер алыштылар.

“Якташыбыз Сергей Катков төзегән кооператив умартачылык проблемалары турында фикер алышу һәм аларны хәл итү юлларын эзләү өчен лаеклы мәйданчык булды. Без диалог өчен һәрвакыт ачык һәм умартачылык продукциясен сатучы товар җитештерүчеләребезгә ярдәм итәргә әзер”, - диде район башлыгы Сергей Демидов.

“Бүген Алексеевск районында уза торган Фестиваль - булган бурычларны тикшерү һәм хәл итү юлларын эзләү буенча яхшы мәйданчык. Мин ышанам, мондый чараның перспективалары зур”, - дип билгеләп үтте Нәҗип Хаҗипов.

Фестивальдә катнашучылар шулай ук мондый аралашу форматын системалы һәм даими итәргә теләк белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100