news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевск районы Тиган Булакта фермер 1,6 миллион сумлык юл салдырган

Бу акчаларга кара туфрак тигезләнгән, балчык китерелгән, аннары ком һәм вак таш җәелгән.

Алексеевск районы Тиган Булакта фермер 1,6 миллион сумлык юл салдырган
alekseyevsk.ru/

(Алексеевск, 15 июль, "Татар-информ", "Таң", Алексей Вангаев). Алексеевск районы Тиган Булакта фермер Илдар Хаматвәлиев 1,6 миллион сумлык юл салдырган. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Республика бюджетыннан финанслау белән үзара салым акчасына Тиган Булакта яшәүчеләр дүрт йөз мең сумга якын акча җыйды. Төзелеш өчен калган чыгымнарны, ә бу 1,6 миллион сумнан артык, фермер үз өстенә алган. Бу акчаларга кара туфрак тигезләнгән, балчык китерелгән, аннары ком һәм вак таш җәелгән. Юлны ике ел төзеделәр. Шулай ук КФХ акчасына шул ук юлда кечкенә генә күпер дә төзелде.

Илдар Хаматвәлиев сөйләгәнчә, үзебез өчен генә түгел, ә кешеләр өчен яшәргә кирәк. Мин бу авылда тудым, биредә минем якташларым яши. Юл кирәк – аннан башка яшәп булмый. Элек монда баткаклык булды, йөрергә мөмкин түгел иде. Кешеләр эшкә бара алмый иде.

"Кыр Шунталасында без барлык урамнарны да каты түшәмәле ясаттык, хәзер туган авылыбызда да барлык урамнарда каты түшәмә юл булсын иде дип эшләдек. Бу юл дистә елларга исәпләнгән. Алга таба су юмасын өчен буаны рәтләргә планлаштырабыз", - диде ул.

Родники авыл җирлеге башлыгы Елена Яковлева билгеләп үткәнчә, Илдар инде күп еллар авыл җирлегенең хәйриячесе һәм беренче ярдәмчесе булып тора:

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100