news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевск районы опека һәм попечительлек бүлегенең элеккеге башлыгы тоткарланган

Красная Горка авылында 9 яшьлек кызны үтерүгә бәйле факт буенча җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Тикшерү комитеты Татарстанның Алексеевск районы опека һәм попечительлек бүлегенең элеккеге башлыгын тоткарлаган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Красная Горка авылында 9 яшьлек кызны үтерүгә бәйле факт буенча җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Кызның 39 яшьлек опекунына карата «Кечкенә баланы үтерү» маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Хәзерге вакытта ул сак астына алынган.

Моннан тыш, бүген Алексеевск районы Башкарма комитеты опека һәм попечительлек бүлегенең элеккеге башлыгы, 56 яшьлек Елена Секалина тоткарланган. Ул әлеге вазифаны 2013 елдан 2017 елга кадәр биләгән. Хәзер тикшерүчеләр хатын-кыздан сорау ала.  

  • Кыз бала Алексеевск районы Горка авылындагы йортларның берсендә шимбә, 4 август көнне табылган, дип хәбәр иткән идек.  Баланы үтерүдә шикләнеп, кызның опекуны - 39 яшьлек Роман Григорьев тоткарланган. Тикшерүчеләр фикеренчә, фаҗига булырга берничә көн алдан, Григорьев баланы аяклары белән типкәләп кыйнаган. Баш миенә зыян килгән бала үлгән. Шунысын да искәртү мөһим, опекуннар табибларга мөрәҗәгать итмәгән, кызны үзләре дәваларга тырышкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100