Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексеевск районы хуҗалыклары басуларга чыгарга әзер
Үзара тикшерү барышында язгы кыр эшләрен үткәрүдә техник куркынычсызлыкка да игътибар бирелде.
(Алексеевск, 14 апрель, "Татар-информ", "Таң",Алексей Вангаев). Алексеевск районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре авыл хуҗалыгы техникасының әзерлек дәрәҗәсен бәяләделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Идарә хезмәткәрләре агропредприятиеләрнең һәм фермер хуҗалыкларының машина ишегалларында булдылар. Анда тракторлар, чәчкечләр һәм башка тагылма агрегатлар әзерлек сызыгына куелды. Хезмәткәрләр шулай ук мастерскойларда да булдылар, анда авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләре тәмамланып килә.
Моннан тыш, комиссия әгъзалары орлыклык материал саклана торган склад биналарын да карадылар. Әле тагын, белгечләр хуҗалыклардагы ашламаның җитәрлек күләмдә булу-булмавы белән кызыксындылар.
Үзара тикшерү нәтиҗәләре буенча, язгы кыр эшләренә йөз процентлы әзерлекне "Родина", "Алга" колхозлары, "Алексеевск" халык предприятиесе күрсәтте. "КШ-Агро" бүлекчәләрендә техниканы әзерләү төгәлләнеп килә. Үзара тикшерү барышында язгы кыр эшләрен үткәрүдә техник куркынычсызлыкка да игътибар бирелде.
Хәзер район аграрийлары, техникалар кырга чыга алсын өчен һава шартларының әйбәт булуын гына көтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз