news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексеевск районы башлыгы авыл имам-хатыйбларына чапан һәм чалма тапшырган

Очрашуда сүз авыл мәчетләре территорияләрен төзекләндерү турында да барган.

Алексеевск районы башлыгы авыл имам-хатыйбларына чапан һәм чалма тапшырган
alekseyevsk.ru/

(Алексеевск, 2 июнь, "Татар-информ", "Таң", Ирина Монина). Район башлыгы Сергей Демидов Алексеевск районы авыл мәчетләренең имам-хатыйбларына чапаннар һәм чалмалар тапшырган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә

Сергей Анатольевич мәхәллә кешеләре белән аралашкан. Сүз авыл мәчетләре территорияләрен төзекләндерү турында да барган. Шулай ук муниципалитет башлыгы муллаларга алексеевскилыларның рухи тормышын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт әйткән.

Рөстәм хәзрәт, үз чиратында, Сергей Демидовка мөселман җәмгыятенә һәрьяклап ярдәм итүе өчен рәхмәт белдергән. Республика ифтарына баруны оештырган өчен мәхәллә кешеләренең исеменнән дә рәхмәт сүзләрен җиткергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot