news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын кем башкарачагы билгеле булды

Сергей Демидовны билгеләү турында карар район советы хисап сессиясендә кабул ителде.

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Сергей Демидов билгеләнде. Бүген мондый карар район советы сессиясендә кабул ителде.

Сергей Демидов аңа кадәр Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары була. Элегрәк Алексеевск район советы Владимир Козонков отставкасын кабул итте.

С. Демидов кандидатурасын республиканың Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте. Ул Демидовның Татарстанда исеме билгеле гаиләдән чыгуын билгеләп узды. "Демидов нәселе вәкилләре үзләренең гадел, намуслы, принципиаль, булдыклы булуларын исбатлады", - диде.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның С. Демидов кандидатурасында тукталганын аңлатты. "Без Демидовның идарә тәҗрибәсе аз түгелдер, дип исәплибез. Район җитәкчесе читтән килгән кеше булмячагын белеп, күпләр җиңел сулап куйгандыр", - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Сергей Демидов үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәтен белдерде.

Сергей Демидов 1978 елның 1 гыйнварында Лаеш районы Русское Никольское авылында дөньяга килә. 1999 елда “юриспруденция” белгечлеге буенча Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын, 2007 елда “маркетинг” белгечлеге буенча Икътисад, идарә һәм хокук институтын тәмамлый.

Төрле елларда Лаеш районында җир һәм милек мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы, Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының Күчемсез милек идарәсе башлыгы булып эшли. 2009 елның апрелендә Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары итеп билгеләнә. 2012 елның июленнән республиканың җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары вазифаларын башкара.

Өйләнгән, ике баласы бар.

"Татар-информ" Алексеевск районы башлыгы отставкага китүен хәбәр итте, дип язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100