news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевск районындагы бердәнбер керәшен авылы ансамбльләре Казанда концерт куйды

Алексеевск районындагы бердәнбер керәшен авылы ансамбльләре Казанда концерт куйды
Фото: © Керәшеннәрнең Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәге

Бүген, 27 октябрьдә, Казанда керәшеннәрнең Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә Алексеевск районының «Бәрәнҗәр» һәм балаларның «Айбагар» фольклор ансамбле концерт куйды. Бу тамаша мәдәни үзәкнең Алексеевск районы керәшеннәренә багышланган айлыгын йомгаклау чарасы булды.

Концертны ачып, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова Алексеевск районында бер генә керәшен авылы – Красный Баран авылы булуын әйтте.

«Безнең Җырчы Җәкәү җортында ел дәвамында һәр айны бер районның керәшеннәренә багышланган айлык уза. Октябрь ае Алексеевск районы керәшеннәренә багышланды. Красный Баран районда бердәнбер булса да, шушы авылда яшәүче карендәшләребез айлыкны лаеклы узды. Башка районнарда 20шәр авыл бар, алар чараларны бүлешеп уздыра иде, Красный Баран авылы халкы ай дәвамында үз авылларының керәшен тормышы, шәхесләре, җыр-биюләре белән таныштырды. Алар Татарстан Республикасы Халыклар ассамблеясының Алексеевск районында уздырылган күчмә утырышында да үзләренең уникаль, беркайда да кабатланмый торган мәдәниятен күрсәтте», - диде керәшен мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

Йомгаклау көнендә айлыкка нәтиҗәләр дә ясалды. Статистик мәгълүматларга килгәндә, октябрь аенда интернетта Алексеевск районы керәшеннәренә багышланган 29 пост урнаштырылган. Аларны барлыгы 67 283 кеше күргән. Бу ай дәвамында интернетта, Халыклар дуслыгы йортында узган «Покрау чыңнары» концертын, залдагы тамашачылардан тыш, 4385 кеше караган. Красный Баран авылында туган һәм бүгенге көндә эстрада артисты булып киткән Дмитрий Баранов белән туры трансляцияне 4031 кеше тамаша кылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100