news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Алексеевск районында туган Александр Сергеев үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә

Алексеевск районында туган Александр Сергеев үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә
https://t.me/demidovsergei78

Россия Президенты Владимир Путин карары белән Татарстанның Алексеевск районында туган Александр Сергеев Батырлык ордены белән бүләкләнде. Хәрбинең тол хатыны Галина Сергеевага бүләкне муниципаль берәмлек башлыгы Сергей Демидов тапшырды.

Хәрби әлеге орденга үләннән соң, Донецк һәм Луганск Халык Республикалары территорияләрендәге махсус операциядә катнашкан вакытта күрсәткән батырлыгы өчен лаек булды.

«Александрның әнисе – Любовь Александровна каршында башымны иям. Уллары Ростислав һәм Александр Ватанның лаеклы уллары булып үссен. Геройларга мәңгелек дан!» - дип язган Сергей Демидов телеграм-каналда.

Ул шулай ук махсус операция зонасына гуманитар йөк озатылуы хакында хәбәр итте. Хәрбиләргә исемле посылкалар, тагылмалы «Нива» автомобиле, тепловизорлар, генераторлар, эретеп ябыштыру аппараты, кораллар, азык-төлек җыелмалары тапшырылган.

Хәрбиләр Алексеевск районы башлыгына видеомөрәҗәгать яздырган, анда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдергәннәр. «Безгә мораль һәм матди ярдәм күрсәтүчеләр белән бик нык горурланабыз. Җиңү безнең якта булачак», - диелә мөрәҗәгатьтә.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100