news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевск районында машина юл кырына төшеп капланган, йөртүче хастаханәдә

Кичә Татарстанның Алексеевск районында чит ил машинасы трассадан чыгып очкан һәм әйләнеп капланган. «Татар-информ»га юл һәлакәте шаһитлары шул турыда хәбәр итте.

Юл-транспорт һәлакәте Алексеевск бистәсе янында булган.

Беренче мәгълүматлар буенча, Renault машинасының 38 яшьлек йөртүчесе идарәне югалткан һәм юл билгесенә бәрелгән, аннары машина юл кырына ауган.

Авария урынында коткаручылар, табиблар һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эшләгән. Төрле җәрәхәтләр алган автомобиль йөртүчесен Чистай хастаханәсенә алып киткәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100