news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевск районында «Лада» машинасы кюветка төшеп киткән, ике кеше үлгән

Алексеевск-Биләр автомобиль юлында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта ТР прокуратурасы хәбәр итә.

Якынча мәгълүматларга караганда, бүген 6:30 сәгать тирәсендә Алексеевск-Биләр автоюлының 14нче чакрымында «Лада Гранта» автомобиле йөртүчесе идарә итүне башкара алмаган һәм кюветка төшеп киткән. Җиңел машинаның 29 яшьлек йөртүчесе һәм 24 яшьлек пассажир урында ук үлгән.

Фото: © ТР прокуратурасы

Автомобильдә барлыгы дүрт олы кеше һәм ике балигъ булмаган бала булган. Исән калучыларны ашыгыч ярдәм табиблары алып киткән.

Килеп чыккан хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыкланачак. Прокуратура тикшерү эшен башлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100