news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевск районында комбайнчылар өчен кырда концерт оештырылды

Алексеевск районында комбайнчылар өчен кырда концерт оештырылды
"Таң"

Урак вакытында күчмә концертларның матур традициясен яңарту турында карар кабул ителде. Алексеевск районында комбайнчылар өчен кырда концерт оештырдылар.

Агитбригада иҗади программа белән Иске Муллино авылы кырыена кадәр барып җитте. Биләр авылы мәдәният йорты үзешчәннәре һәм «Дуслык» вокаль ансамбле кырда концерт куйды. Беренче тамашачылар «Биләр» игенчеләре булды. Төшке аш вакытында алар өчен такмаклар, шулай ук рус һәм татар телләрендә халык һәм популяр җырлар яңгырады. Мондый күчмә чара бу урып-җыю кампаниясендә беренче булды. Бу турыда «Таң» газетасы сайтында хәбәр ителә.

Комбайнчылар һәм шоферлар артистларга яхшы кәеф өчен рәхмәт белдерде. Ә дүшәмбе көнне артистлар «Алексеевск» халык предприятиесе комбайнчылары өчен бәйрәм оештырды. Концерт Урманасты Шунталасыннан ерак түгел кырда оештырылган иде. 

Игенчеләр концертны ошатты һәм кәефләре күтәрелүе турында әйтте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100