news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексеевск районында буада баткан ир-атның мәетен чыгарганнар

3нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре Татарстанның Алексеевск районы Кече Кызылъяр авылы янындагы буада 54 яшьлек ир-атның мәетен табып алган. Аны яр буена алып чыгып, полицейскийларга тапшырганнар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, ир-ат кичә кич баткан. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Шунысын да искәртик: әлеге урын коену өчен җиһазландырылмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot