news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Алексеевск районы укучысы татар әдәбияты буенча республика олимпиадасы призеры булды

Алексеевск районы укучысы татар әдәбияты буенча республика олимпиадасы призеры булды
"Таң"

Алексеевск районының өченче мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Камилә Хәсәншина татар әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында иң яхшылар рәтенә керде. Ул рус телендә белем бирә торган мәктәптә татар төркемендә белем алучы укучылар арасында ярышкан.

Укучыны олимпиадага укытучысы Роза Кутуева әзерләгән. Бу хакта «Таң» газетасында хәбәр ителә.

Укучылар арасында республика олимпиадасының йомгаклау этабы  31 гыйнвардан 2 февральгә кадәр «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында узды.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100