news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевск районы мулласы хәрбиләр өчен өч бармаклы бияләйләр бәйләгән

Алексеевск районы мулласы хәрбиләр өчен өч бармаклы бияләйләр бәйләгән
http://alekseyevsk.ru

Татарстанның Алексеевск районының Түбән Тигәнәле авылы мулласы Габделхәй Сабиров һәм аның хатыны Гөлнур хәрбиләр өчен 11 пар өч бармаклы тактик бияләйләр бәйләп, гуманитар ярдәм складына тапшырдылар, дип яза Алексеевск районы газетасы.

Мулла җепне үзе сатып алып, бияләйләрен үзе бәйләгән, ә хатыны Түбән Тигәнәледән сәлам юллап, мобилизацияләнгән якташларына теләктәшлек күрсәтеп, хат язган. Хатларны ипләп кенә бияләй эчләренә салганнар.

Сабировлар гаиләсе баштан ук ярдәм җыюга кушылган. Моңа кадәр алар җыю пунктларына азык-төлек һәм шәхси гигиена әйберләре сатып алып китергән. Маскировка япмаларын ясау өчен челтәр алып киткәннәр.

Габделхәй Сабиров бәйләү белән балачагыннан ук мавыга. Гаиләдә дүрт кыз туганы янында ул бердәнбер малай булган. Әнисе кызларын бәйләргә өйрәткәндә ул да читтә калмаган, бергә өйрәнгән.

Дин әһеле бөтен буш вакытын гаиләдәгеләргә оекбаш, бияләй, җылы кофта һәм гамажлар бәйләп уздыра. Мулла сүзләренә караганда, аның нәселендә күп ирләр бу һөнәр белән шөгыльләнгән.

«Мин бәйләгән җылы әйберләр гаиләмне генә түгел, ә ватаныбызны якларга киткән егетләрне дә җылытачагына бик шатланам», - дигән ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100