news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексеевск районы башлыгы хәрби хезмәткәрнең хатынына махсус операция өчен ярдәм тапшырды

Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов махсус операция хәрбиләре өчен гуманитар ярдәм тапшырды, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

Starlink станциясен һәм дроннар өчен өстәмә заряд бирү җайланмаларын район башлыгы мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең хатыны Алсуга тапшырды.

Фото: © Алексеевск районының матбугат хезмәте

«Гуманитар ярдәм егетләргә гарантияләнгән рәвештә барып җитәчәк. Җиңү ерак түгел! Егетләрне көтәбез!» - дип язган Сергей Демидов, якташ хәрби хезмәткәрләргә теләктәшлек белдерүен һәм ир-атларның тиздән әйләнеп кайтуына ышанычын ассызыклап.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү юнәлешендә бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барып эшлибез. Халык та, компанияләр дә зур активлык күрсәтә: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot