news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Алексеевск чыңнары” фестивалендә "Лучше всех” җиңүчесе кыңгырау чыңлатты

Россия, Беларусь һәм Украинадан катнашучылар ике көн дәвамында яңадан торгызылган авыл чиркәве кыңгырау тавында үз осталыкларын күрсәтәчәк.

“Алексеевск чыңнары” фестивалендә "Лучше всех” җиңүчесе кыңгырау чыңлатты
Расих Фасхутдинов

(Казан, 1 июнь, “ Татар-информ”, Оксана Романова). Бүген Татарстанның Алексеевск районы үзәгендә “Алексеевск чыңнары” кыңгырау чыңы фестивале ачылды. Рус мәдәнияте бәйрәме биредә 17нче тапкыр  үткәрелә. Фестивальгә бөтен Россиядән, шулай ук Белоруссия һәм Украинадан чаң кагучылар гына түгел, ә бию коллективлары, рухи һәм халык музыкасы башкаручылары, һөнәрчеләр дә килгән.

Фестивальнең иң көтеп алынган кунагы җиде яшьлек Елисей Багрин. Ул “Лучше всех” балалар телепроектында җиңгән иде. Аның чыгышын бәйрәмгә килүчеләр генә түгел, чаң кагучылар һәм артистлар да түземсезлек белән көтте.

Сүз уңаеннан, катнашучылар арасында хатын-кызлар ир-атлар кадәр үк иде. Аларның кайберләре чаң сугучылар коллективлары составында, кайберләре шәхсән чыгыш ясады. Чын гаилә подрядлары да булды. Кыңгырау чыңы патшалары Алексеевскига Муром, Краснодар, Ростов, Түбән Новгород һәм Самара, Миасс, Удмуртия һәм, әлбәттә, Татарстан авылларыннан, шулай ук Белоруссия Бресты һәм Минскидан килделәр.

"Алексеевск чыңнары-2019» Рус православие традициясе өчен берьюлы берничә әһәмиятле датага багышланган. Быел Казан Мәрьям Ана иконасы ачылуга 440 ел һәм Ахтыр Мәрьям Ана иконасы барлыкка килүгә 280 ел билгеләп үтелә. Шулай ук Изге Алексий Московскийга 715 яшь, тагын берничә Изгенең юбилейлары. 

"Алексеевск чыңнары" фестивале Татарстан Республикасында рухи тынычлык һәм татулык, толерантлык, җиребездә тынычлык, мәдәниятара диалогның визит карточкасы булды. Бездә барлык диннәр дә үсеш өчен кирәкле һәм тигез шартларга ия.

Без Алексеевск районының барлык вәкилләренә милләтара мөнәсәбәтләр гармонизациясе өчен рәхмәтлебез. Бер дин дә начарлыкка чакыра алмый. Алар барысы да тынычлык һәм татулык өчен хезмәт итә. Дәүләт Советы Рәисе буларак, мин болай сөйләшергә тиеш түгел кебек, әмма мин бер генә закон да, бер генә Конституция дә кешеләрне дини йолаларда чагылган гореф – гадәтләр кебек якынайта алмый”, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100