Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алексеевск – Әлмәт юлын декабрь ахырында ачарга җыеналар
Алексеевск – Әлмәт түләүле юлын быелның декабрь ахырында ачарга җыеналар. Кичә эшләр барышын Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов карады, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте Телеграм-каналда.
Укучыларның берсе язмага комментарийларда яңа трассаның кайчан ачылачагы турында кызыксынган. «Ачылу агымдагы елның декабрь азагында планлаштырыла», — дип җавап бирделәр матбугат хезмәтендә.
Яңа трассада йөрү бәясе әлегә билгеле түгел, диделәр министрлыкта.
Дүрт полосалы, түләүле Алексеевск – Әлмәт юлы 145 километр озынлыкта. Ул Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Чирмешән һәм Әлмәт районнары аша үтә.
Юл М7 «Волга» һәм М5 «Урал» федераль трассаларын берләштерә торган Шәле (М5) – Баулы (М5) трассасы составына керә һәм «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт маршрутының бер өлеше булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз