news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексеевск – Әлмәт түләүле юлында начар һава торышы сәбәпле кертелгән чикләүләр бетерелде

Алексеевск – Әлмәт түләүле юлында начар һава торышы сәбәпле кертелгән чикләүләр бетерелде
Фото: «Татар-информ»

Алексеевск – Әлмәт түләүле трассасында хәрәкәт торгызылды. Бу хакта югары тизлекле магистральнең рәсми сайтында хәбәр иттеләр.

«Метеорологик вазгыять яхшыру сәбәпле, Алексеевск – Әлмәт түләүле юлы участогында хәрәкәт торгызылды», - диелә хәбәрдә.

Элегрәк, 5 гыйнварда, Татарстанда башка федераль һәм төбәк трассаларында йөк машиналары һәм автобуслар өчен вакытлыча чикләүләрне гамәлдән чыгардылар. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәнгә барлык юллар да чикләүләрсез эшләгән. Шул исәптән Казан – Оренбург Р‑239 трассасы һәм «Урал» М‑5 юлының Самара өлкәсе чигеннән Иске Богадыга кадәр участогында да.

Алексеевск – Әлмәт участогы Шәле (М7) – Баулы (М5) юлына керә. Участокның озынлыгы – 145 километр. Юл 2025 елның март ае азагыннан бирле «Автострада» АҖ белән килешү нигезендә түләүле режимда эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot