news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевск-Әлмәт түләүле юлы төзелеше 80 процентка тәмамланган

Алексеевск-Әлмәт түләүле юлы төзелеше 80 процентка тәмамланган
Фото: https://almet-rt.ru

Алексеевск-Әлмәт түләүле автомобиль юлы төзелеше 80 проценттан артыкка башкарылган. Объектны инфраструктур бюджет кредитларын җәлеп итеп төзиләр. Бу хакта «Әлмәт таңнары» Территорияләрне үстерү фондына сылтама белән хәбәр итә.

«Киләчәктә Алексеевск – Әлмәт юлы Казан, Әлмәт агломерацияләре һәм Оренбург арасында элемтә үсешенә ярдәм итәчәк, юлдагы вакытны кыскартачак, шулай ук Казахстан һәм Урта Азиягә кыскарак маршрут тәэмин итәчәк», – дип билгеләп үтте территорияләрне үстерү фонды генераль директоры Илшат Шаһиәхмәтов.

Ул ассызыклаганча, юл шулай ук торак төзелеше үсешенә ярдәм итәчәк. Аерым алганда, аның җәлеп итү зонасында 2038 елга кадәр 719 мең кв.метр торак төзү планлаштырыла. Алексеевск-Әлмәт автомобиль юлының озынлыгы 145 км тәшкил итәчәк. Ул Шәле (М7) – Баулы (М5) трассасы – «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт маршрутының бер өлеше составына керәчәк. Яңа юл буенча хәрәкәтне быел башлап җибәрү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100