news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевск-Әлмәт трассасыннан йөрү 31 марттан түләүле була башлый

Алексеевск-Әлмәт трассасыннан йөрү 31 мартка каршы төндә түләүле була башлый. Юлдан йөрү өчен трассаның рәсми сайтында түләргә мөмкин булачак.

«31 март 00:00 сәгатьтән башлап юлдан йөргән өчен акча алына башлаячак», - диелә хәбәрдә. Бу вакытка кадәр трассадан йөрү бушлай була.

Биеклеге 2 метрга кадәр булган җиңел автомобильләр өчен юлның бөтен озынлыгында юл йөрү бәясе 1 километр өчен 4,50 сум тәшкил итәчәк. Биеклеге 2 метрдан 2,6 метрга кадәр булган җиңел машиналар өчен исә түләү 1 километр өчен 6,75 сум була.

Биеклеге 2,6 метр һәм аннан да күбрәк булган ике күчәрле йөк машиналары һәм автобуслар өчен трассадан йөрү 1 километр өчен 9 сумга төшәчәк. Биеклеге 2,6 метр һәм аннан да күбрәк булган өч күчәрле йөк машиналары һәм автобуслар өчен түләү 1 километр өчен 18 сум тәшкил итәчәк.

Алексеевскидан Әлмәткә кадәр бөтен трассаны узган очракта җиңел автомобильләр өчен юл бәясе 653 сум була.

Юл «Ирекле агым» киртәсез системасы белән җиһазландырылган. Ул машина йөртүчеләргә трассадан файдаланган өчен юлда тукталмыйча гына түләргә мөмкинлек бирә. Моның өчен юлдан файдаланганнан соң биш көн дәвамында машинаның дәүләт номерын һәм төбәк кодын, телефон номерын һәм чек алу өчен электрон почта адресын күрсәтергә һәм түләргә кирәк була.

Моннан тыш, Тиз түләүләр системасы аша түләү мөмкин булачак. Шулай ук банк аша – онлайн яки исәп-хисап счеты буенча бүлекчәгә килеп түләп була.

«Соңрак мобиль кушымта ярдәмендә түләү мөмкинлеге дә булачак. Кушымта әзер, әмма аны онлайн-сервисларда теркәү өчен бераз вакыт кирәк. Транспондер ярдәмендә түләүгә килгәндә, әлегә операторара килешү имзаланмаган. Дәүләт хезмәтләре порталы аша түләү механизмы эшләп бетерү стадиясендә. Барлык хезмәтләр апрель азагында тулысынча эшли башлар, дип уйлыйм», - дип сөйләде «Татар-информ»га «Автострада» АҖ генераль директоры Александр Комлев.

Юлда ярдәм яки түләү мәсьәләсе буенча консультация кирәк булган очракта Татарстанның түләүле юллары буенча бердәм ярдәм номерына – 0216 шалтыратырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100