news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексеевск – Әлмәт трассасын транспортның барлык төрләре өчен яптылар

Һава торышы начар булу сәбәпле, Алексеевск-Әлмәт түләүле трассасын транспортның барлык төрләре өчен дә яптылар. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

«Уңайсыз метеорологик һәм юл шартларына бәйле рәвештә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тәэмин итү максатыннан 16.00 сәгатьтән Алексеевск – Әлмәт автоюлында транспортның барлык төрләре өчен вакытлыча чикләү кертелде», – диелә хәбәрдә.

Чикләү һава шартлары яхшырганчы гамәлдә булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot