news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексеевск – Әлмәт трассасын автобуслар һәм йөк машиналары өчен яптылар

Метеорологик шартларның начараюы аркасында 14.30 сәгатьтән Алексеевск-Әлмәт автомобиль юлында автобуслар һәм йөк автомобильләре хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелде. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чаралары күрелде. Чикләү һава торышы тотрыклыланганчы һәм трассада вәзгыять яхшырганчы гамәлдә булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot