news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалын тәмамлаучылар диплом алды

Филиалның 301 һәм 303 нче төркемнәрендә 11 пешекче, 27 тракторчы әзерләнгән.

(Алексеевск, 13 февраль, "Таар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалында кичә бәйрәм булды – укуларын тәмамлап, пешекче-кондитер һәм тракторчы һөнәрләрен үзләштергән егет-кызларга дипломнар тапшырдылар, дип яза районның "Әлки хәбәрләре" газетасы.

Филиалның 301 һәм 303 нче төркемнәрендә 11 пешекче һәм 27 тракторчы әзерләнгән.

Яшь белгечләрне истәлекле вакыйга белән район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Мария Платонова, Алексеевск агрокөллияте директоры Александр Солдатов, район авыл хуҗалыгы идарәсе баш инженеры Рафик Галләмов, филиал җитәкчесе Замир Зарипов, “Кызыл Шәрык-Агро”ның Үзәк Әлки идарәсе баш инженеры Исмәгыйль Габделбәров, укытучылар, остазлары тәбрикләде.

Яшьләр үзләре дә җавапсыз калмадылар, белем һәм һөнәр биргән педагогларга рәхмәт әйтеп бүләкләр тапшырдылар, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100