Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Александра Трусова 2030 елгы Олимпиадада чыгыш ясарга җыена
Россия фигуралы шуучысы Александра Трусова 2030 елгы Олимпиадага әзерләнә. Спорт ярышлары Франциядә Альп тауларында узачак. Бу хакта «РИА Новости Спорт»ка вазгыять белән таныш чыганак хәбәр иткән.
Чыганак мәгълүматларына караганда, 21 яшьлек спортчы бөтен Олимпия циклын ярышларга әзерлек кысаларында уздырырга планлаштыра. Спортчы алтын мадальләр алып кайтырга ниятли.
Элегрәк Трусованың профессиональ спортка кайтуы һәм Этери Тутберидзе штабында эшли башлавы билгеле булды. Моннан тыш, ул 2026 елның гыйнвар азагында сикерүләр буенча Россия чемпионатында катнашачак. Исегезгә төшерик, фигуралы шуучы 2022/23 елгы сезоннан соң рәсми ярышларда катнашмады.
Александра Трусова 2022 елгы Олимпия уеннарының һәм Европа чемпионатының көмеш призеры, шулай ук дөнья (2021 ел) һәм Европа (2020 ел) чемпионатларының бронза призеры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз