Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Александра Колбасова Питрәч районында бердәнбер “Элемтә мастеры" булып танылды
Бу бүләк үзенең иясенә “Хезмәт ветераны” исемен алырга хокук бирә.
(Питрәч, 12 февраль, "Татар-информ", "Алга", Гөлшат Куделькина). Питрәч районында “Элемтә мастеры” медален алучы беренче кеше бар. Россия бүләге узган елның җәендә билгеләнгән, ә бу горур исемне Кощактан хат ташучы Александра Алексеевна Колбасова йөртәчәк, дип яза районның "Алга" газетасы.
Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының “Элемтә мастеры” медален Александра Алексеевнага тантаналы шартларда халык җыенында район башлыгы Эдуард Дияров тапшырды.
- Минем хезмәтемне шулай югары бәяләүләре куандыра. Бик дулкынландым, ике төн йокламадым, - дип уртаклашты ул хис-тойгылары белән соңрак.
Гомере буе, инде кырык ел, ул хат ташучы һөнәренә тугры кала. Аңа 63 яшь, әмма Александра Алексеевна элеккечә өйдә утырмый, “пенсия”, “ял” сүзләре аның өчен түгел.
- Миндә беренче участок, ә бу – Кощак авылының сигез урамы. Газеталар, журналлар, хәбәр кәгазьләре таратам, - диде ул үз эше турында.
Юктан гына нәкъ тә ул олы бүләк – “Элемтә мастеры” медале алган районның беренче хат ташучысы булмады. Бу бүләк узган елның җәендә Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылган. Һәм инде үзенең беренче ияләрен таба башлады. Шунысы игътибарга лаек, әлеге бүләк үзенең иясенә “Хезмәт ветераны” исемен алырга хокук бирә. Ә бу исә, үз чиратында, Александра Алексеевнага ветеранга тиешле ташламаларны алырга мөмкинлек бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз