news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Александра Далматов: Минем классиканы гына түгел, башка әйберләр дә төшерәсе килә

КФУның татар филологиясе бүлегендә татар киносы көне узган һәм студентларга Нурихан Фәттах повесте буенча Александр Далматов төшергән «Кырык дүртнең май аенда» фильмы күрсәтелгән. Әлеге чарада катнашкан режиссер фильмны төшерү тарихы, алга таба планнары белән уртаклашкан.

Александра Далматов: Минем классиканы гына түгел, башка әйберләр дә төшерәсе килә
Фото: «Татар-информ»

«Планнар күп, акча юк. Минем классиканы гына түгел, башка әйберләр дә төшерәсе килә. «Кырык дүртнең май аенда» - үзем теләп алган эшем иде, «Кеше китә – җыры кала» сериалы тәкъдимнәр аша килде – чөнки Мөхәммәт Мәһдиевның һәм Туфан Миңнуллинның әсәрләрен төшерергә тәкъдим ителде. Туфан абыйның «Сөяркә»сен төшерәсем килгән иде – бирмәделәр.

Мәһдиев иҗаты белән начар таныш идем, чөнки мин университетка кергән елларда анда мәһдиевчылык бар иде, бөтенесе аны сөйләде, мин бөтен кеше сөйләгән әйбер белән кызыксынмый башлыйм. Мәһдиевның шушы «Кеше китә – җыры кала» әсәрен генә белә идем – чөнки мин аны депрессияләр вакытында укый идем, ә алар күп була иде. Мәһдиев дигәч, шул әсәргә алынырга теләвемне әйттем, аны төшереп буласына беркем дә ышанмады. Ә без төшердек. Классикадан алга таба Аяз Гыйләҗевның «Яра»сын төшерәсем килә. Алга таба яңа исемнәр ачасым килә...», – ди ул.

Фильм турында әйтелгән фикерләрне «Интертат» сайтында Рузилә Мөхәммәтова язмасында укый аласыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot