news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Александр Жуков: “Без Халыкара спорт федерацияләре белән диалог булдырырга тырышабыз”

Россия вице–премьеры һәм спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Казанда Халыкара спорт федерацияләре җитәкчеләре белән очрашты

(Казан, 23 октябрь, “Татар–информ”, Михаил Миронов). Кичә Россия Хөкүмәте вице–премьеры Александр Жуков һәм РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко Казанда Халыкара спорт федерацияләре җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу Татарстан башкаласында узучы “Россия – спорт державасы” форумы кысаларында узды.
Очрашуны ачып, Виталий Мутко Россиянең әйдәп баручы һәм Халыкара федерация, оешма җитәкчеләренә Россиядә спортның торышы, 2020 елга кадәр исәпләнгән физик культура һәм спортны үстерү стратегиясендә билгеләнгән спортны үстерү планнары хакында сөйләде. Министр билгеләп үткәнчә, Россия Хөкүмәте спортның күпчелек төрләрен 90 процентка финанслый. “Нәтиҗәләр булмаган очракта, җәмгыять хакимияткә мөрәҗәгать итә, – дип ассызыклады В.Мутко. – Шунлыктан безгә спорт федерацияләре белән хезмәттәшлек формасын табарга кирәк”.
Министр билгеләп үткәнчә, Россия җитәкчелеге спорт федерацияләре, WADA, Халыкара Олимпия комитетының допингны җиңәргә омтылуын тулысынча хуплый. “Без допингка бәйле проблемалар аркасында хурлыкка калмас өчен барысын да эшләячәкбез, – дип белдерде В.Мутко. – Әмма үзебезнең яктан без спортчыларга карата мөнәсәбәттә ачык процедуралар һәм аңлаешлы карарлар чыгуын, шулай ук тыелган препаратлар куллануда тотылган спортчыларга карата карарларның тагын да тизрәк кабул ителүен телибез. Кешеләр 6–8 ай буе карар чыкканын көтәргә тиеш түгел”.
“Без Олимпия хәрәкәте принципларына тугры булып калачакбыз”, – дип ышандырды Виталий Мутко.
Очрашуда катнашучылар министрга сораулар һәм тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итте. Мисал өчен, данлыклы Олимпия чемпионы, бүгенге көндә Халыкара Олимпия комитеты башкарма комитеты әгъзасы Сергей Бубка Виталий Муткодан Россиядә үз карьераларын төгәлләгән спортчыларны алга таба эшкә урнаштыру һәм укыту мәсьәләсе ничек хәл ителүе белән кызыксынды. В.Мутко хәбәр иткәнчә, спортчылар ташламалы шартларда спорт вузларына укырга керә ала, алар өчен кайбер югары уку йортларында квота да каралган. “Моннан тыш, спортны үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру барышында безгә күп санда квалификацияле тренерлар кирәк булачак, спортчылар бу вазифаны бакшара ала”, – диде ул.
Халыкара спорт журналистлары ассоциациясе президенты Джанни Мерло Россия спорты җитәкчеләре игътибарын спортчылар тарафыннан журналистларга хөрмәт булу булмауга, килешеп эшләнгән матчлар һәм яшерен тотализаторлар проблемасына юнәлтте. Д.Мерло сүзләренчә, килешеп эшләнгән нәтиҗәләр спортны харап итәргә мөмкин.
Россия Хөкүмәте вице-премьеры Александр Жуков бүгенге очрашуга нәтиҗә ясады. “Форумның максаты - безнең өчен әһәмияткә ия мәсьәләләр буенча фикер алышу. Безгә сезнең спортны үстерү юлларын ничек күзаллавыгыз да мөһим. Бүген фикер алышкан допинг, балалар спорты, студентлар спорты, спорт индустриясе кебек проблемалар бик мөһим, - дип ассызыклады А.Жуков. – Һәр елны җыелып дөнья спорты лидерларын борчый торган мәсьәләләр буенча фикер алышуда алда булу өчен форумны даими эшли торган итәсе килә”.
“Без сезнең белән ачык һәм диалогка әзербез. Сезне киләчәктә Россиядә, бу форумда күрүгә шат булырбыз, - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга А.Жуков. – Без халыкара федерацияләрдә зур роль уйнарга теләр идек. Моның өчен мөмкинлекләребез бар, бу Россия спорты һәм дөньяви спорт җәмгыятенә дә файдага булачак.”.
“Россиядә мөмкин булган кадәр зур ярышлар үткәрергә тырышабыз, Универсиада уеннары, кышкы Олимпиада үткәрүгә мөмкинлекләребез булуга шатбыз, - диде вице-премьер. - Әмма ул уеннарга кадәр Сочида Олимпия объектларында 70тән артык тест ярышлары үткәрергә кирәк. Бу ярышларны югары дәрәҗәдә үткәрү өчен безгә халыкара федерацияләр ярдәме кирәк булачак”.
“Сезгә визитыгыз өчен рәхмәт белдерәм һәм киләчәктә безнең хезмәттәшлек үсеш алачак дип ышанам”, - дип тәмамлады сүзен Александр Жуков.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100