news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Александр Волков Россиянең иң яхшы автобус йөртүчесе булды

Александр Волков Россиянең иң яхшы автобус йөртүчесе булды
Фото: shahrichalli.ru

Чаллыда Россия күләмендә «Иң яхшы автобус йөртүче» дип аталган һөнәри осталык бәйгесе узды. Анда Роосиянең төрле төбәкләреннән килгән 50дән артык кеше катнашты. Алар мәйданда төрле сынаулар үттеләр. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

25 июльдә бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәлахов автобус йөртүчеләргә көндәлек хезмәтләре, осталыклары һәм пассажирларга җаваплы булганнары өчен рәхмәт әйтте.

Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Бәйгенең җиңүчесе итеп Чаллыдан Александр Волков табылды. Ул «Москвич» автомобиле белән бүләкләнде.

2нче урын алган Чаллы автобус йөртүчесе Рамил Сафинга 200 мең сум акча һәм суыткыч бирелде.

3нче урынны алган Минскидан Александр Юхнович 100 мең сумлык сертификат һәм кер юуу машинасы белән бүләкләнде.

Саранскидан махсус хәрби операциядә катнашкан Ренат Абдюшев махсус бүләккә лаек булды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot