news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Александр Тыгин «Татар-информ»ны юбилее белән котлады: Сез – республиканың бренды

Александр Тыгин «Татар-информ»ны юбилее белән котлады: Сез – республиканың бренды
Александр Тыгин
Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

Татарстан Дәүләт торак инспекциясе башлыгы, ТРның баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин «Татар-информ»ны 35 еллык юбилее белән котлады.

Ул агентлыкны көн саен укып баруын һәм аны дөрес мәгълүмат чыганагы дип санавын билгеләп үтте. Тыгин сүзләренчә, өч ярым дистә ел дәвамында «Татар-информ» республиканың чын брендына әйләнде.

«Миңа сезнең проблеманың асылына төшенүегез, кызыклы сораулар бирүегез ошый. Язмаларыгызда актуаль темалар күтәрелә. Сезнең мәкаләләр башка мәгълүмат чараларына таралуына игътибар итәм. Сездән цитаталар китерәләр. Чөнки сез профессионаллар, материалларыгызны әзерләүгә җитди карыйсыз», - диде ул.

Александр Тыгин шулай ук редакция коллективына яңа иҗади уңышлар, илһам һәм нык сәламәтлек теләде.

Александра Давыдова

news_right_1
news_right_2
news_bot